Чара Татарстан Республикасы көне һәм Чүпрәле районы оешкан көн кысаларында узды.
25 августта район мәдәният йорты базасында урнашкан спорт залында Татарстан Республикасы көненә һәм Чүпрәле районы оешкан көнгә багышланган сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында пуля белән ату буенча район ярышлары узды.
Ярышларда катнашучыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов һәм ветеран-интернационалистлар Советы рәисе Виктор Петухов җылы сәламләделәр. Алар барлык уенчыларга ярышларда уңышлар теләделәр.
Ярышларның спонсоры КФХ җитәкчесе Владимир Лысов була.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Ирек Яфизов 1 урынны, Радик Әсәдуллин 2 урынны, Николай Быков 3 урынны алды. 1, 2, 3 урыннарны алган призерлар грамоталар һәм алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнәләр. 1 урынны алып, район ярышларында чемпион булган Ирек Яфизовка күчеп баручы кубок тапшырылды. Шулай ук ярышларда актив катнашкан өчен Илдус Журавлев һәм Илһам Каюмов катнашучының грамоталары белән бүләкләнделәр.
Ярышларда судьялар Рамил Айсин һәм Ринат Салахов булды.
Ярышлар вакытында катнашучылар Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ату буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәделәр.