Утырышта административ хокук бозулар буенча 5 эш каралды.
Бүген, 2023 елның 24 августында, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗәнов җитәкләде.
Утырышта административ хокук бозулар буенча биш эш каралды, анда Кече Аксу, Иске Чәке, Шылангы, Яңа Чокалы авыллары һәм Борындык станциясе гражданнары чакырылды. Әлбәттә, административ комиссия утырышына кунакка чакырмыйлар, ә авыл җирлегендә территорияләрне һәм тәртипне төзекләндерү буенча закон бозучыларны чакыралар. Мондый бозучыларга протоколлар төзелә, алар буенча комиссия карарлар чыгара.
Төзелгән протоколлар буенча комиссия әгъзалары һәр эшне җентекләп өйрәнделәр һәм үз карарларын чыгардылар.
Авыл җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар турында район газетасында һәм сайтларында яктыртылуга, кисәтүләр һәм штрафлар рәвешендә административ чаралар кулланылуга карамастан, Чүпрәле халкы тәртипкә ияләшергә ашыкмый. Шундыйлар өчен тагын бер тапкыр шуны искәртергә телибез: авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен бозган очракта беренче тапкыр штрафның минималь суммасы икедән 3,5 мең сумга кадәр тәшкил итә, ә инде шул ук бозуга эләксәң, штраф суммасы да икеләтә артачак. Ә авыл кешесе өчен бу сумма сизелә. Шуңа күрә, ниндидер чаралар күрер алдыннан, бу закон кысаларыннан чыкмыймы дип уйларга кирәк.