Татарстан Росреестрында ведомствоның кадастр инженерлары белән электрон хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Аны үткәргәндә кадастр инженерларының Росреестр порталында Шәхси кабинет аша гаризалар бирүдә килеп туган проблемалар турында фикер алыштылар. Шулай ук инженерлар һәм Росресстраның «ТехноКад» һәм башка программалар аша үзара эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.
Росреестрга кадастр инженерлары тарафыннан электрон рәвештә документлар тапшыру мөмкинлеге исәп-хисап-теркәү гамәлләре процессын шактый гадиләштерә һәм тизләтә, чөнки гариза бирүчене өстәмә вакыт чыгымнарыннан һәм кыенлыклардан азат итә.
"Кадастр инженеры документларны электрон рәвештә тапшырганда, алар турыдан-туры Росреестрга килә. Шулай итеп, гражданнарга МФЦга бару вакытын ике тапкыр сарыф итәргә кирәкми – башта тапшыру өчен, ә аннары әзер документлар алу өчен. Әгәр дә искәрмәләр ачыкланса, алар, гариза бирүчедән читтә калып, кадастр инженерына җибәрелә. Бу документларны сыйфатлырак әзерләүгә ярдәм итә. Ә бу гамәлләр электрон рәвештә башкарылганга күрә, күчемсез милекне рәсмиләштерү тизлеге дә арта, аерым алганда, кадастр исәбенә кую яки бер үк вакытта процедура - кадастр исәбенә кую һәм хокукны теркәү", - дип шәрехли Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбаров.
Әмма, киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, онлайн-документлар тапшыруның өстенлекләренә карамастан, кадастр эшләренә заказ бирүчеләрнең күбесе элеккечә үк документларны МФЦ аша тапшыра. «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» үз-үзен көйләүче оешмасы башкарма директоры Вадим Савельев фикеренчә, электрон хезмәттәшлекне активлаштыру өчен кадастр эшләренә заказ бирүчеләргә дә, аларны башкаручыларга да - кадастр инженерларына да үзгәртеп корырга кирәк:
"Бер яктан, безнең күп кенә гражданнарыбыз, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, шактый консерватив, икенче яктан кайбер кадастр инженерлары да яңа белемнәрне үзләштерергә һәм заказчы исеменнән гаризалар биргәндә шәхси мәгълүматларны дөрес тутыру буенча җаваплылыкны үз өсләренә алырга ашыкмый. Ләкин чынлыкта, бу процессны эшләсәң, электрон тапшыру формасы бөтен кешегә дә уңайлы булачак!"
Үз чиратында, күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар «Шәхси кабинет» яки «ТехноКад»программалары аша документлар тапшыру процессын оптимальләштерүне дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Киңәшмәдә кадастр инженерларының бу хезмәттәшлек процедураларын яхшырту буенча барлык тәкъдимнәре җыелачак һәм Росреестрга эшләп бетерү өчен тапшырылачак дип карар ителде.
Игътибарга
2023 елның 1 гыйнварыннан мөрәҗәгать итүчеләр Росреестрга электрон формада (ведомство сайтында шәхси кабинет аша) кадастр исәбен алу һәм шәхси торак төзелеше төзелгән яки реконструкцияләнгән объектына, бакча йортына милек хокукын дәүләт теркәвенә алу турында гариза биргәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланмыйча; җир кишәрлекләрен бүлгәндә һәм берләштергәндә; күчемсез милек объекты турында төп мәгълүматларны үзгәрткәндә; бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында элек исәпкә алынган объект турында мәгълүмат. Бу очракларда гаризага кул кую өчен гади электрон имза кулланылырга мөмкин.