2023 елның 22 августында Балалар иҗаты йортының актлар залында Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе көне узды.

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе делегациясе, Чүпрәле муниципаль районының администрациясе, профсоюз активы, эш бирүчеләр вәкилләре, район предприятиеләренең, оешмаларының һәм учреждениеләренең кадрлар эше, хезмәтне саклау буенча белгечләре, юридик хезмәткәрләре катнашында аларның эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәне Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Рөстәм Искәндәр улы ачты һәм алып барды.

Чара барышында түбәндәге темалар каралды:

1. Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләр. Агымдагы һәм перспективалы бурычлар.

Васильева Татьяна Юрьевна – Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары чыгыш ясады;

2. Хезмәт законнарының яңалыклары.

Мингалиева Гүзәл Тәүфик кызы – бүлек җитәкчесе – Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясенең хокукый хезмәт инспекторы чыгыш ясады.

3. Хезмәтне саклау – профсоюзлар эшендә өстенлекле юнәлеш.

Андина Ирина Васильевна – бүлек җитәкчесе – Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясенең баш техник инспекторы чыгыш ясады.

Кунакларның файдалы һәм кызыклы докладлары «2022 ел нәтиҗәләре» фильмы һәм каралган темалар буенча презентацияләр күрсәтү белән үрелеп барды.

Очрашу дустанә, эшлекле шартларда узды, һәркем үзен кызыксындырган сораулар биреп, җаваплар ала алды.

Чара ахырында Чүпрәле районындагы профсоюз хәрәкәте активистлары һәм ветераннары, профсоюзның социаль партнерлары Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе бүләкләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International