Минтимер Шәймиев Марат Гафаровка рәхмәт хаты тапшырды

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Фестивальнең оештыручылары - ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» Республика фонды.

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча «Яңарыш» Республика Фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Алар арасында ТР Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров та бар иде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International