Бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә узды.
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Казан шәһәренең «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды. Бу хакта ВКонтактеда хәбәр ителә
Чүпрәле муниципаль районыннан багышлауда яшь укытучы-математика укытучысы Яковлев Евгений Александрович катнашты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Яшь педагог» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.