ТР Иске Шәйморза урта мәктәбенең туган тел укытучысы "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы катнашында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Чара кысаларында Рөстәм Нургали улы район мәгариф бүлекләренә, шул исәптән ТР Чүпрәле районы мәгариф бүлегенә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Чарада ТР Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Шулай ук чара кысаларында «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән МББУ «Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбенең» туган тел укытучысы Ибәтова Земяря Анвершеевна бүләкләнде.
Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы югары технологияләр өлкәсендәге «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында узды. Әлеге утырыш кысаларында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган күргәзмә оештырылды, анда үз күргәзмә экспозициясе белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Чуаш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы» МББУ катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International