Бүләкләү Бөтенроссия физкультурачы көнен бәйрәм итү вакытында узды.
Бөтенроссия физкультурачы көненә багышланган тантаналы чара кысаларында, комплексны популярлаштыруда актив катнашканнары һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешенең уңай имиджын керткәннәре өчен, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. И. Мөхәмәтҗәнов «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды:
- Хөснетдинов Илнур Ленар улы - волейбол буенча тренер өстәмә белем бирүнең муниципаль бюджет оешмасы Чүпрәле муниципаль районының "Спорт мәктәбе";
- Сәлимҗанов Разил Әлфред улы - физик культура укытучысы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү беренче мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.