Фестиваль шартлары буенча команда 3 катнашучыдан тора.
11 августта Бөтенроссия физкультурачылар көне кысаларында МББУ "Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү 1нче мәктәбе" урам спорт мәйданчыгында районның авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Фестиваль шартлары буенча команда 3 катнашучыдан тора.
Команданың һәр катнашучысы сынауларның түбәндәге төрләрен башкарган: 60 метрга йөгерү; биек перекладинада эленеп торудан тарту яки 16 кг авырлыктагы гири ыргыту; идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп тору; гәүдәне аркада ятып күтәрү; гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу.
Фестивальгә йомгак ясау «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының үтәлешен бәяләүнең йөз таблицасы буенча үткәрелде.
Авыл җирлекләре командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән:
- 3 урын -Түбән Чәке авыл җирлеге;
- 2 урын - Городище авыл җирлеге;
- 1 урын - Шылангы авыл җирлеге.
Район оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында призерлар булдылар:
— 3 урын - «Торак пунктлар арасындагы китапханә» командасы;
— 2 урын - «Администрация» командасы;
— 1 урынны «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" командасы алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез!!!