Чүпрәлеләрне күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Бүләкләрне ТР Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров тапшырды.

Бүген, 2023 елның 14 августында, эшлекле дүшәмбе вакытында оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән бүләкләү булды.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Башлыгы Вилданов Руслан Расих улы физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы» Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән Васин Николай Алексеевич бүләкләнде, озак еллар Татарстан экология һәм табигый байлыклар Министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсен җитәкләде.


Күпьеллык намуслы хезмәте, район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән озак еллар Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеген җитәкләгән Халитов Илсур Әхмәтсафи улы, хәзерге вакытта Казан шәһәренең 126 нчы гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры бүләкләнде.

Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм тууына 60 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДПУ филиалының Чүпрәле район бүлегенең 1 категорияле агрономы Халитова Дамирә Әнвәр кызы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International