"Чупрәле" паркында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узачак

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 2023 елның 11 августында 13.00 сәгатьтә, "Чупрәле" паркында районның авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узачак. Команда составы 3 катнашучы, җенесенә һәм яшенә карамастан. Сынау төрләре:
- 60 метрга йөгерү;
- югары перекладинада эленеп торудан тарту яки 16 кг авырлыктагы гири ыргыту;
- идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп;
- тәнне аркада ятып күтәрү;
- гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу.
Фестивальгә йомгак ясау Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» үтәлешен бәяләүнең стобаль таблицасы буенча узачак. Авыл җирлекләре командалары һәм оешма командалары арасында аерым команда нәтиҗәләре ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International