ТР Чүпрәле районында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары башланды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү 11 августта «Чупреле " паркында узачак

Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ял итүгә һәм физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, Бөтенроссия физкультурачы көне кысаларында районда спорт чаралары узачак.

Мондый чаралар чираты 7 август универсаль спорт мәйданчыгында баскетбол уйнаудан башланды.Спортчыларны сәламләү һәм аларга уңышлар теләү өчен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов килде.

Айрат Җәлалов билгеләп үткәнчә, әлеге чара ел саен үткәрелә.

- Әлеге чараның ел саен уздырылуы һәм ел саен безнең район яшьләренең анда теләп катнашуы сөендерә. Быел без баскетбол турнирыннан башлыйбыз. Сезгә уңышлар телим һәм иң көчлесе җиңсен, — диде Айрат Җәлалов.

Турнир нәтиҗәләре буенча:
1 урын-Иске Чүпрәле күп профильле лицее,

2 урын-Алешкин-Саплык урта мәктәбе,

3 урын-Матак урта мәктәбе.

Җиңүчеләрне бүләкләү 11 августта «Чупреле» паркында узачак, анда Бөтенроссия физкультурачы көне хөрмәтенә тантаналы чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International