Дәүләт бүләге Чүпрәле районы Башкарма комитетында тапшырылды.
Махсус операция барышында хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен РФ Президенты Указы белән Иван Немасев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
2023 елның 3 августында Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында Дәүләт бүләген тапшыру тантанасы узды.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Иванның үз антына, Ватанына тулысынча тугры булуын һәм герой турында истәлек мәңге яшәячәген билгеләп үтте.
- Бүген без Батырлык Орденын кече сержант Иван Немасевның әти-әниләренә тапшырабыз, ул бу югары дәүләт бүләгенә үлгәннән соң лаек булды. Аның исеме мәңгегә безнең Ватан тарихында һәм хәтерендә калачак. Иван илебез өстеннән тыныч күк өчен үз гомерен бирде. Ул үзенең хәрби бурычын үтәде, антына тулысынча тугры калды, — диде Марат Гафаров.
Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин да геройның әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Без ир-атлар, сугышчылар, Ватанны саклаучылар, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз булып туабыз. Безнең Иван разведка бүлегендә контрактчы булып хезмәт итте. Мондый подразделениеләргә иң яхшыларның иң яхшылары гына эләгә. Сезгә, хөрмәтле әти-әни, шундый угыл тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм! Аның мәңгелек хәтере! - дип өстәде Радик Төхфәтуллин.