Һава-десант гаскәрләре көнендә Чүпрәледә һәйкәлләр ачыла

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Монументлар һәлак булган сугышчы-җирдәшләргә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, сугышчы-десантчыларга багышлана.

Иртәгә, 2023 елның 2 августында, Һава-десант гаскәрләре көнендә Чүпрәле районының Городище һәм Яңа Ильмово авылларында һәлак булган сугышчы-җирдәшләргә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, сугышчы-десантчыларга һәйкәлләр ачуга багышланган тантаналы митинглар узачак.

Монументларны ачу тантанасында җитәкчеләр, кунаклар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар килүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International