Басуларда урып-җыю темплары арта. Игенче-механизаторлар көннең һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар.
"Дрожжаное Рассвет Агро" җәмгыяте кырларында төрле маркалы 32 югары җитештерүчән комбайн урып-җыю эшләре алып бара.
Комбайннар алдан ике төркемгә бүленгән. Беренче төркемдә җәмгыятьнең үз комбайны, икенче төркемдә ялланып эшләүчеләр.
А.Архипов, И.Нигъмәтуллин, Р. Миңнебаев, Р. Ибраһимов, С. Маняков, Н. Моисеев, А. Батырев, И. Ибраһимов җитәкчелегендәге"RSM", И. Гафуров, А. Залалов җитәкчелегендәге "RSM Torum" һәм Е. Захаров, Г. Матросов, М. Айметдинов, В. Клементьев 180 гектар мәйданны биләгән Чуаш Бизнәсе участогында көзге бодайны суктыралар.
Җәмгыятьтә бодай – 8277 га, язгы бодай – 4375 га, борчак – 1122 га, соя – 599 га, рапс – 4742 га, көнбагыш – 4463 га, силос кукурузы – 551 га, бөртек кукурузы-685 га һәм горчица -153 га чәчелгән бүгенге көндә бодай гектарыннан 55 центнер тәшкил итә.
Комбайннар белән сугарылган ашлыкны Зур Аксу авылында төзелә торган ашлык саклагычына КАМАЗ автомобильләре, К-700 тракторлары һәм башка югары җитештерүчән тракторлар алып бара. Бүгенге көндә төзелешкә 50 миллион сум акча салынган инде. Игенне кырдан 70 м х 20 м зурлыктагы 3000 квадрат метр мәйданда бушату өчен җир бетондаштырылган. Механизатор Николай Пайзе йөк төягечтә ашлыкны тигезли һәм аны кирәкле урынга күчерә. Җәмгыятьнең җитештерү буенча директор урынбасары Алексей Храмов сүзләренчә, биредә үлчәүләр, лаборатория, складлар төзеләчәк, территория койма белән әйләндереп алыначак.
Ике ашлык киптерү агрегаты урнаштырылган инде.
- Алар тәүлегенә 400 тонна ашлык киптерергә сәләтле һәм якын көннәрдә эшли башлаячак. Мондый ашлык киптерү агрегаты Убеевск участогында эшли, ә Каракита участогында урнаштырылачак, - ди Алексей Храмов.
Икмәк сукканнан соң ук механизатор Валерий Тихонов "Кун" маркалы пресс-җыючы буларак саламны рулоннарга җыя. Җәмгыятьтә бу эш ике сменада оештырылган. Икенче сменада Валерийны Алексей Улькин алыштыра. Салам төргәкләрен шунда ук азык базасына алып барачаклар. Халыкка пай өчен бирелә торган салам рулоннары авыл янындагы кырларда кала. Бушаган кырлар "Кейс", "К-700" тракторлары белән эшкәртелә һәм киләсе ел уңышына әзерләнә.
Белешмә
Район буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 2538 гектар мәйданда суктырылган.