Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны Чүпрәле районында хөрмәтләделәр

2023 елның 28 июле, җомга

2014 елдан бирле 228 бала һәлак булган

27 июльдә Чүпрәле районы «Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне» истәлекле акциясенә кушылды. Иске Чүпрәле авылының үзәк урамында символик урын оештырылган. Район халкы, хезмәт коллективлары бу урынга яктыртылган шәмнәр һәм кулларында ак шарлар белән баралар. Күпләр чәчәкләр салды, уенчыклар калдырды. Бер минут тынлык белән Донбассның вакытсыз башка дөньяга киткән балаларын искә алдылар.

"Донбасстагы сугыш корбаннары балаларын искә алу көне" датасы Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Указы белән 2022 елның 11 июлендә билгеләнгән. Акциянең максаты-2014 елдан бирле Донбасста Украин хәрбиләштерелгән формированиеләре утында һәлак булган балалар истәлеген мәңгеләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International