2023 елның 07 сентябрендә Татарстанның VII эшлекле хатын-кызлар форумы узачак. Форумның темасы: "Шәхси бренд файдасына 7:0 " (алга таба – Форум), оештыручы булып 2012 елда оештырылган һәм Татарстан Республикасы хатын-кызларының эшкуарлык, иҗтимагый, мәдәни, мәгариф һәм сәяси эшчәнлеген үстерүдә аларның мәнфәгатьләре уртаклыгы нигезендә эшлекле хатын-кызларның ирекле үзидарәле иҗтимагый берләшмәсе булып торган "Татарстан эшлекле хатын-кызлары " Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тора.
Оешманың миссиясе - Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү максатыннан Хатын-кыз эшкуарларны берләштерү.
Форум Казанда бөтен илдән 400дән артык якты, кызыклы, үсешкә омтылучы хатын-кыз эшмәкәрләрне берләштерәчәк.
Форумның 5 хедлайнеры һәм эксперты чыгышы белән тулы программа. Форумның максаты - эшмәкәрнең шәхси брендын булдыру һәм алга җибәрү буенча гамәли мәгълүмат бирү. Форумның хедлайнеры - Мария Козеева, Юлия Высоцкаяның лицензия агентлыгының генераль директоры, Мәскәү шәһәре.
Чара 2023 елның 7 сентябрендә «Мәскәү» Мәдәни үзәгендә узачак. Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Академик Королев урамы, 47, концерт залы.
Форумда катнашу өчен муниципаль районның хатын - кыз эшмәкәрләрен чакырабыз. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү чараның рәсми сайтында: https://kazanwomen.ru/. MATUR промокоды эшкуарлар өчен 15% ташлама бирә.
Оештыру комитеты белән элемтә өчен Телефон 8-937-577-40-30 Гөлнара Мөхәммәтшина.