2024 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен бөтенроссия тавыш бирүнең өченче этабы дәвам итә

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында 2024 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен бөтенроссия тавыш бирүнең өченче этабы дәвам итә.

Тавыш бирүдә 100-500 кешелек торак пунктлар катнаша, республика халкы Россия Федерациясе субъектында урнашкан бер торак пункт өчен тавыш бирә ала. Анда тавыш бирүче яшәү урыны буенча даими теркәлү рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet, тавыш бирү 2023 елның 13 августына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International