Акция видеороликлар конкурсы булып тора һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта үткәрелә.
«ГТО Сабантуе» акциясенең республика этабы 21-28 июльдә уза. Исегезгә төшерәбез, акция видеороликлар конкурсы булып тора һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта үткәрелә. Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала.
Безнең Чүпрәле районы Гайсин Рамил видеоролигын тәкъдим итә.
Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә:
- Бер-җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;
-Бер район-җиңүче-муниципаль районнар үзәк телевидениесе битләрендә ВКонтакте социаль челтәрендә иң күп лайк видеоролик белән;
- Бер район-җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә туры китереп билгеләнәчәк).
Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак.