Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Бердәм салым счеты. Актуаль сораулар" темасына вебинарга чакыра, ул 2023 елның 24 июлендә 10.00 сәгатьтә узачак.
Вебинар спикерлары: Лекомцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы.
Вебинар программасы:
БСС эш принциплары.
Салым түләүчеләрдә Бердәм салым счеты институты кертелү белән бәйле актуаль мәсьәләләрне карау.
Килгән сорауларга җаваплар.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчү кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/48fc39fe-7447-4d69-ba0f-a5eb9c6c5694) һәм ачылган биттә «катнашачакмын» дип басыгыз һәм чарага теркәлергә. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «вебинарга күчү»төймәсенә басыгыз.