Техник тикшерүгә 4 берәмлек техника тәкъдим ителде.
2023 елның 11 июлендә Чүпрәле муниципаль районының «Прогресс» МУП-сында үзйөрешле машиналарны техник карау уздырылды. Бу хакта Чүпрәле муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелегенең баш инженер-инспекторы Илдар Шәйхетдаров хәбәр итте.
- «Прогресс " МУП базасы территориясендә техник карауга 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында яктырту приборларына, арткы хәрәкәт сигналларына, борылыш күрсәткечләренә, ялтыравык маячкаларның, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелә. Механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияле керү һәм беркетелгән махсус техникада эшләү өчен квалификациясе бар. 4 берәмлек техника техник карау үтте, - дип комментарий бирә Илдар Шәйхәттаров.