Городище авылы халкы яңа күперле булды

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Яңа күпер Городище авылының Овражный урамыннан Үзәк урамга елга аша чыгу юлын тоташтырды.

 

11 ел элек бу урында агач күпер корып куялар. Еллар үтү белән әлеге күпернең нигезе таушала, соңгы арада исә бөтенләй узып булмаслык хәлгә килә. 

Авыл халкы өчен яңа күпер салу мәсьәләсе район күләмендә, халык җыенында берничә тапкыр күтәрелә. Ни өчен дигәндә, нәкъ шул күпер аша ел әйләнәсендә балалар — мәктәпкә, ә өлкәннәр ФАПка, почтага, кибеткә чыгалар. Бу беренче чиратта, авыл халкының иминлеге өчен дә кирәк була. Һәм, менә ниһаять, шушы көннәрдә яңа ясалган күперне тантаналы рәвештә ачтылар. 

Район башлыгы Марат Гафаров та күпер салу ни дәрәҗәдә әһәмиятле, игелекле гамәл булуы турында сөйләде, күпер салуда ярдәм күрсәткән барча кешегә рәхмәт әйтте, илгә-көнгә иминлек, сәламәтлек теләде. 

Җирлек башлыгы Николай Усмендеев әйтүенчә, күпер үзара салым акчасына төзелгән.

—Күпер нык, тимердән эшләнде. Халкыбызга озак елларга хезмәт итәр дип өметләнәбез,-ди ул. 

Авыл халкы күпер ачуны зур бәйрәм буларак оештырган. Чарага килүчеләр рәхәтләнеп тәмле коймаклардан, яңа балдан, самовар чәеннән авыз итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International