Киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгының өстәмә чаралары турында фикер алыштылар. Римма Мәүлетова
Шушы көннәрдә район Башкарма комитетының утырышлар залында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды. Утырышта авыл җирлекләре башлыклары, комиссия әгъзалары һәм башка вазифаи затлар катнашты.
24 июнь төнендә Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылындагы шәхси йортларның берсендә янгын булды. Янгында 1940 елда туган йорт хуҗабикәсе, өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе — электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Янгын нәтиҗәсендә йорт һәм йорт яны корылмалары янып бетә.
Утырыш барышында Чүпрәле муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, көнкүрештә янгыннар санын киметү һәм кешеләрнең һәлак булуын кисәтү; районның ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәләренең янгын сүндерү эшләренә әзерлеге һәм район торак пунктларын янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганаклары белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр каралды. Әлеге өч мәсьәлә буенча дәа Чүпрәле янгын-коткару гарнизоны начальнигы Илвир Сәлахов доклады тыңланды.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм тиешле территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы башка вазифаи затларга район халкы арасында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып бару буенча даими рейдлар үткәрергә, шулай ук йорт хуҗалыкларын, бигрәк тә күп балалы гаиләләр, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, шулай ук өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче кешеләр яшәгән йортларны карап чыгарга тәкъдим ителде.