Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру һәм Россия Федерациясе субъектларының транспорт белән тәэмин ителешен яхшырту өчен «РЖД» холдингы шәһәр яны поездлары курсировкасы географиясен киңәйтә.
Әйтик, 30 июньнән Казан белән Ульян арасында 6751/6753 номерлы яңа төбәкара шәһәр яны поезды йөри башлаячак.
Поезд Казаннан җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:03 сәгатьтә китәчәк һәм Ульянга 19:10 сәгатьтә киләчәк.
Кире юнәлештә 6752/6754 номерлы шәһәр яны поезды 1 июльдән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөри башлаячак. Ульян станциясеннән ул 06:30 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 11:45 сәгатьтә киләчәк.
Юл вакыты биш сәгать тирәсе тәшкил итәчәк. Расписание Мәскәү вакыты буенча күрсәтелгән.
Юлда тукталышлар каралган: Яшел Үзән, Зөя, Албаба, Утяшки, Кубня, Шушерма, Куланга, 55 км, Ключи, Каратун, Кильдураз, 95 км, Лощи, Буа, Бюрганы, Борындык, Елхово, Цильна, Лаеш, Ульян-3.
Билетларны «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәр яны тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин.
Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүмат алырга мөмкин:
• 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
• «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасында.