Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышы узды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

2023 елның 20 июнендә район Башкарма комитетының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме тугызынчы утырышы узды. Утырышта Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы, Чүпрәле муниципаль районы Советы Рәисе Гафаров Марат Ринат улы рәислек итте.

Район Советының чираттагы утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) Чүпрәле муниципаль районында милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм аларга ярдәм итү буенча эш барышы, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең, миграция хәленең торышы турында.

2) «2022 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә бала хокукларының һәм аның законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында» Чүпрәле муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе доклады хакында.

3) 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.

4) Төрлеләр.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча Чүпрәле муниципаль районы Советының тиешле карарлары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International