Чүпрәле районында медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар

2023 елның 17 июне, шимбә

Июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

2023 елның 16 июнендә район мәдәният йорты сәхнәсендә медицина хезмәткәре көне хөрмәтенә тантаналы чара узды.

Без медицина хезмәткәрләрен еш кына ак халатларда күрергә күнеккән идек, ә бәйрәмгә алар бик матур киенгән, яхшы кәеф белән җыелганнар.

Район Башлыгы Марат Гафаров, үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Шиһабетдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм башка күп кенә оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре медицина хезмәткәрләренә котлау һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, ак халатлы кешеләр - игелекле һөнәр вәкилләре, анда бары тик ярдәмчел, игелекле кешеләргә генә эшләргә насыйп булган, кеше гомерен коткару өчен тәүлек буе эшләргә сәләтле кешеләр.

- Медицина хезмәткәре-кешеләрне гомер буе озата барган берничә һөнәрнең берсе. Кешеләрнең сәламәтлеге-ул югары кыйммәт, җәмәгать милке. Шуңа күрә медицина хезмәткәре көне дә-бөтен халык бәйрәме, Сәламәтлек саклаучыларга хөрмәт күрсәтү. Бездә медицинага тугры кешеләр эшләде һәм эшләвен дәвам итә. Сезнең һәрберегезнең өлеше бәяләп бетергесез. Сездә ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк, көн саен, сәгать саен кешелеккә хезмәт итәсез. Зур хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә,- диде район Башлыгы Марат Гафаров.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Шиһабетдинов үз коллективына сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләде.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә күп санлы бүләкләр тапшырылды. Шулай ук ветераннарга махсус теләкләр дә җиткерелде.

Чара концерт номерлары белән тулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International