2023 елның 15 июнендә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Башлык белән очрашуга ун сугышчы килде.
Очрашуда шулай ук безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә турыдан-туры катнашкан җитәкчеләр, эшмәкәрләр, меценатлар катнашты.
Марат Гафаров сугышчыларны сәламләде һәм аларга махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда гаиләләргә ярдәм, көнкүреш шартлары, гуманитар ярдәм һ.б. мәсьәләләр каралды.
Егетләр үз ихтыяҗлары турында сөйләделәр, күрсәтелгән ярдәм өчен Чүпрәле районы җитәкчелегенә һәм халкына рәхмәт белдерделәр.
Очрашу бер чынаяк чәй артында үтте. Район Башлыгы аларга кирәкле әйберләрен тапшырды, туган якларына исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.