Чүпрәледә социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бу тармак хезмәткәрләрен сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренә бу көнне бик күп җылы рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерелде, көн саен социаль хезмәткәрләр башкара торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтелде.

—Сез үзегезне игелекле эшкә — авыр тормыш хәлендә калган һәм кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүгә багышлыйсыз. Социаль хезмәткәр — хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул. Башкалар бәхетенә сөенә белгән кеше үзе дә бәхетле була. Сезнең эшегез бик мөһим һәм кирәкле, — диде район башлыгы Марат Гафаров бәйрәм белән котлап.

Киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяталар. Алар ел әйләнәсе хезмәттә. Бәйрәм һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көне.

Районда бу өлкәдә бүгенге көндә 120дән артык кеше хезмәт куя. Алар районыбызның 10 меңнән артык кешесенә төрле социаль хезмәт күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International