20 июньдә район Советы утырышы узачак.

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 15 июнендәге 23 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме тугызынчы утырышы чакырыла.

  1. милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм аларга ярдәм итү буенча эш барышы, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, Чүпрәле муниципаль районында миграция хәле турында.
  2. «2022 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында» Чүпрәле муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.
  3. 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә түләүләр нормативы белән муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.
  4. төрле.

Район Советы утырышы 2023 елның 20 июнендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International