Болар: Иске Чүпрәле авылыннан Айнур Заббаров, Илдар Рәхмәтуллин, Яңа Чүпрәле авылыннан Айназ Низамов, Кече Чынлы авылыннан Раил Камалов һәм Яңа Уби авылыннан Антон Тимофеев.
Бүген, 2023 елның 13 июнендә, Петр Дементьев исемендәге парктан Чүпрәле егетләрен армиягә озату чарасы булды.
Традиция буенча, Ватан сакчыларына үгет-нәсихәт сүзләре белән район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов мөрәҗәгать итте. Ул райондаш егетләребезгә уңышлы хезмәт елы, исән-имин күрешүләр насыйп булуын теләде. Күркәм гадәт буенча, Айрат Җәлалов булачак хәрбиләргә юл сәдакасы тапшырды.
Россия Кораллы Көчләре сафларын, шулай итеп, тагын биш егет тулыландырды. Болар: Иске Чүпрәле авылыннан Айнур Заббаров, Илдар Рәхмәтуллин, Яңа Чүпрәле авылыннан Айназ Низамов, Кече Чынлы авылыннан Раил Камалов һәм Яңа Уби авылыннан Антон Тимофеев. Озату чарасында егетләрнең якыннары, туганнары да катнашты.
Кече Чынлы авылыннан Раил Камаловны озатырга барлык туганнары һәм аның сөеклесе дә килгән. Лилия һәм Илсур Камаловлар гаиләсендә Раил –бердәнбер уллары, гаиләдә исә алар ике бала, сеңлесе дә бар. Раил яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә көрәшне үз итә. Узган ялларда ул авылларыныдагы Сабантуй бәйрәмендә абсолют батыр исеменә лаек булды.
–Улыбыз Казанда энергоинституттта белем алды. Хәзер менә ир-егет буларак, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүне үзмаксат итеп куйды. Һәрбер ата-ана өчен үз баласы бик якын, без дә улыбызның әйбәт кенә хезмәт итеп кайтуын телибез. Бер ел сиздермичә дә узар дип өметләнәбез, тынычлык кына булсын,-дип билгеләп үтте Раилнең әти-әнисе.
Яңа Уби авылыннан Антон Тимофеевны озатырга әнисенең сеңлесе Валентина Савина килгән:
–Антонның әти-әнисе урынына мин килдем. Бездә гадәт шундый: әти-әни капака төбендә генә озатып кала. Ул гаиләдә бердәнбер бала. Райондагы тармак технологияләре техникумында укыды. Ватан алдындагы бурычын да үтәр чак җитте. Исән-имин йөрсен, барсы да әйбәт булсын дип телим,-диде апасы.
Булачак хәрбиләргә якыннары белән саубуллашыр өчен 10 минут вакыт бирелде. Аннан автобус аларны Казандагы җыелма пунктка озата китте.