РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чүпрәле районында булды

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Кунаклар Чүпрәле районында федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар.

Бүген, 2023 елның 5 июнендә, Чүпрәле районына РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты килделәр. Эш визиты кысаларында депутатларны Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров озатып йөрде.

Депутатларның эш визиты Иске Шәйморза авылыннан башланды. Биредә кунаклар Иске Шәйморза авыл җирлеге территориясендә суүткәргеч челтәрләр төзү һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге бинасын капиталь ремонтлау буенча башкарылган эшләр белән таныштылар

Бүгенге көндә Иске Шәйморза авылында Куйбышев урамы буенча суүткәргеч челтәрләре урнаштырыла. Әлеге эшләр 2019 елдан алып барыла һәм Чуваш Шәйморза авылыннан башланган. Бу елларда «Чиста су» федераль программасы буенча авыл халкына сыйфатлы су үткәрү өчен 70 млн.сумнан артык акча гамәлгә ашырылган. Авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова әйтүенчә, су белән тәэмин итү эшләре төгәлләнеп килә.

Кунаклар Абдреев урамындагы Идрисовлар йортында булдылар. Фәйруза апа һәм Солтан абый Идрисов пенсионерлар. Мондый программа өчен бик рәхмәтле булуларын билгеләп үттеләр.

«Тормышта иң мөһиме - су. Без инде өлкән яшьтәге кешеләр, балаларыбыз юк. Елдан-ел коедан су ташу авырайганнан-авырая барды. Узган ел безнең урамда су белән тәэмин итү үткәрелде, хәзер йортта су кран астыннан ага. Республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт", - дип билгеләп үтә Идрисовлар.

Агымдагы елда Чүпрәле районында берничә социаль әһәмиятле объектка капиталь ремонт ясала. Алар арасында Иске Шәйморза авыл җирлеге бинасы, анда бер түбә астында авыл җирлеге Башкарма комитеты, почта бүлекчәсе, банк филиалы һәм АТС урнашкан. Шулай ук Кече Чынлы авыл мәдәният йортында да капиталь ремонт үткәрелә. Биредә шулай ук бер түбә астында авыл китапханәсе, авыл җирлеге Башкарма комитеты урнашкан. Моннан тыш, Иске Чүпрәле күп профильле лицеенда тулы көченә капиталь ремонт эшләре бара.

Депутатлар һәм район Башлыгы әлеге объектларда булдылар, эш барышын карадылар, җитәкчеләр белән очрашып, эш моментлары турында фикер алыштылар.

Депутатлар үзләренең эш визиты кысаларында Чүпрәле районы Башкарма комитетында гражданнарны кабул иттеләр. Иске Кәкерле, Матак, Зур Чынлы, шулай ук Түбән Чәке авыл җирлеге халкы депутатларга мөһим сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, нигездә, бу юллар төзелешенә кагыла иде.

Барлык сораулар буенча Илдар Гыйльметдинов һәм Ринат Гайзатуллин тиешле аңлатмалар бирделәр, авыл халкы күтәргән барлык сорауларны депутатлар шәхси контрольгә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International