Чүпрәледә җәйнең беренче көнендә берьюлы ике өлкән юбилейларын билгеләп үтте

2023 елның 2 июне, җомга

Озын гомерле өлкәннәргә чәчәкләр, истәлекле бүләкләр, шулай ук котлау хатлары тапшырылды.

 2023 елның 1 июнендә, безнең районда яшәүче ике өлкән юбилей даталарын, 90 һәм 95 яшьлекләрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Марат Гафаров исеменнән аларны аның урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлекләре башлыклары котлады. Озын гомерле өлкәннәргә  чәчәкләр, истәлекле бүләкләр, шулай ук котлау хатлары тапшырылды.

Абдракипова Мәсхуда Зәкәрия кызы Иске Шәйморза авылында туган, 4 сыйныфны тәмамлаган.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли башлый

1951 елда авылдашы Шәүкәт Абдракиповка кияүгә чыга. Гаиләдә биш бала туа. Ләкин бәхетле гаилә тормышы озакка сузылмый. 11 ел бергә яшәгәннән соң тормыш иптәше вафат була.  Бүгенге көндә ул ялгызы гныа  яши, әмма аның янында һәрвакыт балалары, оныклары һәм оныкчыклары. 

Мәсхудә апа Ана медале белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны.

Архиреева Александра Павловна Буа районында туган. 8 сыйныфны тәмамлый, аннан соң бухгалтер курсларында укый.

40 елдан артык ул элеваторда бухгалтер булып эшли. Күп кенә бүләкләре, грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Хезмәт ветераны, 2 дәрәҗә Ана медале иясе.

Анатолий Владимирович белән никахта биш бала тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта аның гаиләсе зур: 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Берүзе, барлык уңайлыклары булган үз йортында яши. Бакчасында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә.

Александра Павловна авылның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән,  авыл халкы арасында хөрмәткә лаек ханым.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International