Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

2023 елның 1 апреле, шимбә

2023 елның 31 мартында, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш егетләр белән очрашты. Очрашу Чүпрәле районы Башкарма комитетының конференц-залында чәй өстәле артында узды. 

Әңгәмә барышында районның төрле авыл җирлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр хезмәтләренең барышы һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләделәр.

Хәрбиләр аларга һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәр өчен рәхмәт белдерделәр, районнан озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар.Шулай ук, туган якларын бик сагынуларын һәм якыннарын күрү шатлыгын белдерделәр.

Марат Гафаров аларның гаиләләренең ничек яшәве, өстәмә ярдәм кирәклеге белән кызыксынды. Хәрби хезмәткәрләр барысы да яхшы дип билгеләп үттеләр. Район башлыгы  мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә һәм үзләренә алга таба да ярдәм күрсәтү дәвам итәчәген белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 28 мартта Чүпрәле районыннан мобилизацияләнгәннәрнең беренче төркеме 14 көнлек ялга кайтты. Әлеге карар Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үтәлә.

Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/cuprale-raiony-baslygy-marat-gafarov-ialga-kaitkan-xarbilar-belan-ocrasty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International