2023 елның 7 апрелендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы чакырыла.

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 30 мартындагы 14 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы чакырыла.

Чираттан тыш утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:

1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

2. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы турында.

3. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында.

4. Төрле.

Район Советы утырышы 2023 елның 7 апрелендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International