Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме җиденче утырышы узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты.

Бүген, 2023 елның 28 мартында, Башкарма комитетның утырышлар залында Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме җиденче утырышы узды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында»Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2022 елның 14 декабрендәге 23/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
  2. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Зур Аксу авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.
  3. 2022 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.
  4. «2022 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.
  5. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең 2022 елгы хезмәт      

эшчәнлеге йомгаклары һәм алдагы чорга бурычлары турында.

 

Утырыш эшен Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров алып барды. Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International