Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Чүпрәледә эшлекле очрашулар уздырды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Район активына яңа прокурор Олег Гайнетдиновны рәсми рәвештә тәкъдим итү булды

Бүген, 2023 елның 27 мартында, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән бергәлектә, үзенең эш визитын  район активына яңа прокурор Олег Гайнетдиновны рәсми рәвештә тәкъдим итүдән башлады. Элек Чүпрәле районы прокуроры вазифасын биләгән Илдар Маликов Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуроры итеп билгеләнде.

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Олег Гайнетдиновны күзәтчелек ведомствосының барлык җаваплы хезмәт участокларында эшләвен һәм хәзер менә аңа Чүпрәле районында мөстәкыйль эшләү ышанычы күрсәтелүен әйтте. Чарада катнашкан Илдар Маликовка нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде.

–Чүпрәле районында эш сөючән, ярдәмчел, дустанә халык яши. Бу районнан Татарстан Республикасы Прокуроры Сәйфихан Нафиев башлангычы белән күп кенә күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре чыккан. Бүгенге көндә дә алар республиканың төрле районнарында прокурор вазифасын уңышлы гына башкара. Яңа билгеләнгән җитәкче белән дә, шулай ук, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерәм, закон кысаларында барлык килеп туган проблемаларны чишүдә уңышлар телим, - диде Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков.

Илдар Маликов район халкының мәнфәгатьләрен яклау һәм хокук тәртибендә төрле мәсьәләләрне хәл итүдә бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп хезмәт иткәнлеген ассызыклады. "Чүпрәле районындагы хезмәт елларымны һәрвакыт җылылык белән искә алачакмын. Монда үз Ватанының чын патриотлары яши. Алга таба да районга зур үсешләр телим”,- диде Илдар Маликов рәхмәтләрен белдереп.

Олег Гайнетдинов үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт сүзләрен әйтте, прокуратура органнарының иң беренче чиратта гражданнарның хокукларын яклау сагында торганлыгын билгеләп үтте.  “Уртак тырышлык белән район файдасына  нәтиҗәле  эшләр башкарырбыз дип өметләнәм",-диде ул.

Үз чиратында, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров элекке прокурор Илдар Маликовка 10 елга район  прокуратурасындагы эшчәнлеге, киңәшләре  өчен рәхмәт сүзләрен әйтте, яңа билгеләнгән җитәкчегә уңышлар теләде.

Эш визиты кысаларында Илдус Нәфыйков гражданнарны шәхси сораулары буенча да кабул итте.  Прокурор барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды, гамәлдәге законнар нигезендә аларга аңлатмалар бирде. Кабул итү буенча юлланган сораулар буенча  дәүләт һәм муниципаль органнарга конкрет йөкләмәләр бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң Илдус Нәфыйков район эшмәкәрләре белән очрашты. Очрашуда эшмәкәрләр республика Прокурорын үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, борчыган сорауларын бирделәр, бизнеска дәүләт ярдәме чаралары, аларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/tatarstan-prokurory-ildus-nafyikov-cupraleda-eslekle-ocrasular-uzdyrdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International