27 февраль көнне Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты үтте. Чарада район Башлыгы Марат Гафаров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармакларында эшләүчеләр.
Залда үз һөнәрләренә иң тугрылыклы кешеләр утырды. Бер предприятиедә дистәләгән еллар хезмәт куючылар, иртә таңнан басуларга чыгучылар, безнең өстәлдә һәрвакыт файдалы экологик продуктлар булсын өчен тырышучылар.
Район Башлыгы Марат Гафаров механизаторларга, агрономнарга, зоотехникларга һәм хуҗалык җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәтен белдерде. Муниципалитетның төп күрсәткечләре - авыл хуҗалыгы тармагы. Һәм монда һәр хезмәтчәннең өлеше мөһим.
Алдынгыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та котлады. Ул район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чүпрәле аграрийларына югары оештырылган эшләре һәм хезмәткә намуслы карашлары өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, рәхмәт хатлары, дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны котладылар. Бүләкләрне Марат Гафаров, Наил Залаков, Илдар Гыйльметдинов, Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, районның агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов тапшырдылар.
Озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Чынлы» җәмгыятенең 1нче сөт-товар фермасы мөдире Айрат Вазыйх улы Сөләймановка; «Государев Амбар» җәмгыятенең җитештерү буенча директоры урынбасары Надежда Борисовна Бондаренкога; Низамов А.А. крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Дамир Әлфик улы Низамовка «ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «АгроТрансПорт» җәмгыятенең 1 нче базасы идарәчесе Фәнис Фян улы Баһаутдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Государев Амбар» җәмгыятенең исәпләү машиналары операторы Лариса Николаевна Акимова; «Чынлы» җәмгыяте склады мөдире Илдус Иршат улы Вәлиуллов; «Чүпрәле сөт» җәмгыятенең машина белән саву операторы Роза Витальевна Паукина; «Чүпрәле сөте» җәмгыятенең машина белән саву операторы Светлана Васильевна Сундерова; «Чынлы» җәмгыятенең куркынычсызлык хезмәте начальнигы Радик Рөстәм улы Хафизов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының исемле сәгатьләре белән бүләкләнделәр.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен «Чүпрәле сөте» җәмгыятенең ветеринария табибы Алмаз Илдар улы Нуретдинов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә намуслы хезмәтләре өчен «Чүпрәле агрохимсервис» җәмгыятенең төягеч машина механизаторы Иван Васильевич Артемьев; «Бикчуров Р.А.» хуҗалыгы механизаторы Илгизәр Замил улы Бухариев; “Агро-Вест” җәмгыятенең тракторчы-машинисты Сергей Леонтьевич Захаров; “АгроТрансПорт” җәмгыятенең терлекчесе Светлана Сергеевна Огурцова; «Дамаев Н.Н.» ИП механизаторы Нәфис Равил улы Шәрипов Чүпрәле районы Башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины Николай Иванович Григорьев; 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Мөнирә Абдулкадыйр кызы Дәүләтшина; авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән Виталий Федорович Ермолаев; авыл хуҗалыгы тармагы һәм җирле үзидарә органнары ветераны Валерий Михайлович Михайлов; авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, 2 һәм 3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнгән Фәрид Абзалович Фәтхуллов; К-700 тракторчысы булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Абдулрасыйх Җамалетдин улы Хаернасов; авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән Азат Нургали улы Хәмидуллин; авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Расих Әмирҗан улы Яфизов Чүпрәле муниципаль районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләнделәр.
2022 елгы уңышны җыю йомгаклары буенча җиңүчеләр дип танылган хуҗалыклар җитәкчеләре:
- 1 нче урын өчен кубок, диплом һәм «Районның иң яхшы хуҗалыгы» номинациясендә акчалата премия ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Ватан алдындагы казанышлары өчен» 2 нче дәрәҗә ордены кавалеры -Барис Аппаувич Гафуров җитәкчелегендәге «Чынлы» җәмгыятенә тапшырылды.
- 2 урын өчен кубок, диплом һәм акчалата премия Олег Иванович Чалмаев җитәкчелегендәге «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятенә тапшырылды.
-3 нче урын өчен кубок, диплом һәм акчалата премия Дамир Рәшид улы Бариев җитәкчелегендәге «АгроТрансПорт» җәмгыятенә тапшырылды.
«Иң яхшы эшкәртү предприятиесе» номинациясендә:
- 1 нче урын өчен кубок, диплом һәм акчалата премия «Государев Амбар» җәмгыятенә тапшырылды - җитәкчесе Вәсил Вазыйх улы Сәлахов;
- 2 нче урын өчен кубок, диплом һәм акчалата премия Айрат Шәфыйк улы Усманов җитәкчелегендәге «Исток» кооперативына тапшырылды;
-3 нче урын өчен кубок, диплом һәм акчалата премия Альфред Ихтирам улы Хәйруллин җитәкчелегендәге «Дуван бакчалары» кооперативына тапшырылды.
«Үсемлекчелек тармагында иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыклары» номинациясендә 2022 ел йомгаклары буенча җиңүчеләр:
- Бикчуров хуҗалыгы - хуҗалык башлыгы Равил Ади улы Бикчуров;
- Низамов хуҗалыгы - хуҗалык башлыгы Альберт Альфик улы Низамов;
– Мәхмүтов хуҗалыгы - хуҗалык башлыгы Илмир Фиркат улы Мәхмүтов.
«Терлекчелек тармагында иң яхшы хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары» номинациясендә 2022 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип түбәндәгеләр танылды:
- Амос хуҗалыгы - хуҗалык башлыгы Алексей Николаевич Амосов;
- Хәлилов хуҗалыгы - хуҗалык башлыгы Айрат Сәйфулла улы Хәлилов;
– Әхмәдышин хуҗалыгы - хуҗалык башлыгы Альберт Әмирҗан улы Әхмәдышин.
Республика конкурсы йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчылар:
- Илмас Әнвәр улы Низамов ("АгроТрансПорт" җәмгыяте),
- Илгиз Харис улы Миначев ("Чынлы” җәмгыяте),
- Фәнис Мирзаҗан улы Шайхаттаров («Низамов А. А.» хуҗалыгы),
- Марат Әлфик улы Низамов («Низамов А. А.» хуҗалыгы),
- Александр Владимирович Батырев («Дрожжаное Рассвет Агро»),
- Николай Федорович Моисеев («Дрожжаное Рассвет Агро»),
- Анатолий Петрович Хохолов («АгроТрансПорт»),
- Юрий Петрович Биктиряков («АгроТрансПорт»).
Район конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр:
- Рәфыйк Шаһиҗан улы Шәйдуллов («Цильна»),
- Фәнис Фатыйх улы Вәлиев («Цильна»),
- Илдус Мөбарәкҗан улы Замдиханов («Цильна»),
- Фәнис Миңнулла улы Хәйруллин («Цильна»),
- Радик Рамил улы Әхмәтҗанов («Агро Вест»),
- Зөлфәт Исмәгыйль улы Йосыпов («Бикчуров Р. А.»),
- Айрат Замир улы Җәләлов («Дрожжаное Рассвет Агро»).
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, эшендә югары һөнәри осталыгы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү өчен «Бикчуров Р.А.» КФХ механизаторына Фәрит Шамил улы Басыйровка, “Хәйруллин” хуҗалыгы тракторчы-машинисты Сергей Михайлович Гавриловка Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Хуҗалыкның иң яхшы машина йөртүчесе» номинациясендә җиңүчеләр:
- 1 урынны “Чынлы” җәмгыяте шоферы Әнсар Харис улы Төхфәтуллин;
-2 нче урынны «Бикчуров Р.А.» хуҗалыгы шоферы Нәгыйм Нәҗип улы Аглиуллов,
- 3 урынны “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыяте машина йөртүчесе Ринат Абдулла улы Идрисов,
- 3 нче урынны «Мәхмүтов И.Ф.» хуҗалыгы шоферы Марат Нигманов.
«Терлек азыгы әзерләүдә хуҗалыкның иң яхшы механизаторы» номинациясендә җиңүчеләр түбәндәгеләр булды:
- 1нче урынны “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыяте механизаторы Николай Федорович Мокшин,
- 2нче урынны “Чынлы” җәмгыяте механизаторы Фәрит Рәис улы Төхфәтуллин.
- 3 нче урынны “Агро Вест” җәмгыяте механизаторы Рифкать Исмәгыйль улы Сәйдәшев алды.
2022 елда «Авыл хуҗалыгы культураларын сиптерү»дә хезмәткәрләр арасында җиңүчеләр:
- Алексей Петрович Маняков («Дрожжаное Рассвет Агро») – 1 урын,
- Рамил Камил улы Әкбәров («Цильна») – 2 урын,
- Николай Юрьевич Матюшин («АгроТрансПорт») – 3 урын.
Авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Государев Амбар» җәмгыятенең төягеч машина йөртүчесе Владимир Владимирович Маляновка ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Ватан тракторларында иң яхшы тракторчы-механизатор» номинациясендә:
- 1 урынны Дамир Рафак улы Абдрафеев («Мәхмүтов И.Ф.» хуҗалыгы) алды,
- 2 урынны Фәрит Нәҗип улы Әхмәтҗанов (“Чынлы”) алды,
- 3 нче урынны Вячеслав Валерьевич Денисов («Чүпрәле Рассвет Агро.»), Җәмил Абдрахман улы Хисамов («Низамов А.А.»), Сергей Викторович Кузьмин («Хәйруллин» хуҗалыгы), Фәрит Иршат улы Тукаев («Бикчуров Р.А.») алдылар.
«Энергия куәте көчле булган тракторларда агросәнәгать комплексының иң яхшы механизаторы» номинациясендә:
- Рәдиф Шамил улы Садеев («Чүпрәле Рассвет Агро») - 1 урын,
- Айрат Камил улы Яфизов (“Чынлы”) - 2 урын,
- Илмас Әделҗан улы Фәизов («Мәхмүтов И.Ф.»), Мустяким Әнвәр улы Сафин («Бикчуров Р.А.»), Владимир Васильевич Митрофанов («АгроТрансПорт») - 3 урын.
Шикәр чөгендерен җыю буенча иң яхшы комбайнчылар:
- Рәмис Абдрахман улы Айнуллов ("Чынлы”), Газим Зәйдулла улы Мөхәммәтҗанов (“Мәхмүтов И.Ф.").
"Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләре":
- «АгроТрансПорт» җәмгыяте агрономы Илдар Мирза улы Усманов,
- «Низамов А. А.» хуҗалыгының агрономы Илдус Жаффар улы Сабирҗанов,
- «Агро Вест» җәмгыяте бухгалтеры Кадрия Әсхәт кызы Козырева,
- "Чынлы” җәмгыятенең баш икътисадчысы Тәлгать Солтан улы Бухаров,
- «Бикчуров» хуҗалыгы бухгалтеры Җәмил Ирфан улы Кучатков,
- «Мәхмүтов» хуҗалыгы бухгалтеры Феликс Әмир улы Рәкыйпов,
- «Чүпрәле райгосветобединениесе» ветеринария табибы Фәнил Фенис улы Гатауллин,
- «Россельхозцентр» ның әйдәп баручы агрономы Илгиз Рәфыйк улы Азизов,
- авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Айваз Эмиль улы Абязов,
- «Государев Амбар» җәмгыяте белгече Наталия Николаевна Герасимова.
"Районның иң яхшы машина белән саву операторлары” номинациясендә:
- Резеда Завдетовна Акберова («Чынлы») - 1 урын,
Елена Даниловна Етривановна («Чынлы») - 1 урын,
- Нурзидә Рөстәм кызы Сөләйманова (“Чынлы”) - 2 урын,
- Миләүшә Әнверша кызы Хисмәтуллина (“Чынлы”) - 2 урын,
- Антонина Михайловна Борисова (“Чынлы”) - 2 урын.
- Роза Нурулла кызы Мөхитова («Чүпрәле сөте») - 3 урын,
- Эльвира Масумовна Шәйдуллина («Чүпрәле сөте») - 3 урын,
- Светлана Викторовна Изендеева («Чүпрәле сөте ») - 3 урын,
- Лариса Васильевна Тужилкина («Агро Вест») - 3 урын,
- Марина Александровна Елисеева («Агро Вест») - 3 урын.
Иң яхшы бозау караучылар:
- Илсөяр Гамтелахат кызы Аббазова («Чынлы») - 1 урын,
- Марина Александровна Куданова (“Агро Вест") – 2 урын,
- Галина Николаевна Симуллина (“Чүпрәле сөте") – 3 урын.
"Көтүне үрчетү буенча иң яхшы технологлар":
- Энҗе Шәфыйк кызы Саттарова ("Чынлы”),
- Татьяна Анатольевна Горячих ("Чүпрәле сөте”).
“Симертү буенча иң яхшы терлекчеләр":
- Ринат Сабир улы Ильясов («Чынлы») – 1 урын,
- Ринат Рәфыйк улы Задиханов (“Чүпрәле сөте") - 2 урын.
2022 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы эшләүче остазлар":
- “Чынлы” җәмгыятенең склад мөдире Мансур Әнвәр улы Ильясов,
- Рафаэль Хатыйп улы Абракипов («Чынлы»),
- (“Чүпрәле сөте") җәмгыятьнең баш энкергетигы Илгиз Расыйх улы Сабитов,
- «Бикчуров Р.А.» хуҗалыгы слесаре Җәмил Миннегали улы Азмуханов.
"Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре дип танылды:
- авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Ранил Рамил улы Әхмәтшин,
- «АгроТрансПорт» җәмгыяте бакчачысы Антонина Петровна Патшеева,
- «Чынлы» җәмгыяте баш инженеры Илнур Вазыйх улы Сатдинов,
- «Бикчуров Р. А.» хуҗалыгы башлыгы урынбасары Рафис Рәфыйк улы Бикчуров,
- Чүпрәле тармак технологияләре техникумының хуҗалык мөдире Динар Шәүкәт улы Таҗетдинов,
- "Государев Амбар” җәмгыяте финансисты Елена Анатольевна Юнгерова.
Каникуллар вакытында агросәнәгать комплексында иң яхшылар булып эшләгән техникум һәм гомуми белем мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында:
- "Чынлы” җәмгыяте комбайнчысы ярдәмчесе Раил Илсур улы Халитов,
- "Чынлы” җәмгыяте комбайнчысы ярдәмчесе Илназ Илмас улы Бикбаев,
- тармак технологиясе техникумының 4 нче курс студенты Әнис Фәнис улы Нуртдинов,
- тармак технологиясе техникумының 1нче курс студенты Данил Владимирович Чукмаров,
- тармак технологияләре техникумының 3 нче курс студенты Николай Валерьевич Лаврентьев.
"Казан шәһәрендә ел саен уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә иң яхшы катнашучылар":
- Марс урта мәктәбе (директоры Г. Х. Шәрәфетдинова),
- Звезда урта мәктәбе (директоры Р. И. Нигманов),
- Иске Шәйморза урта мәктәбе (директоры И.Ф. Сафиуллов).