Авыл җыеннарында чүпрәлеләр көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшә

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

   Район авылларында халык җыеннары дәвам итә. Бу атнада очрашулар Алешкин-Саплык, Уби, Кече Чынлы, Иске Шәйморза, Борындык, Хорновар-Шигали авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән узды.

  Халык белән очрашуларда оешма һәм предприятие җитәкчеләреннән, районның социаль әһәмиятле структураларыннан җаваплы затлардан тыш, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да катнашты. Шакир Ягудинны халык-сайлаучылары арасында аның  туган көнендә күрүе, тагын да сөендерде.  Очрашуларның  “галстуксыз форматта”, сорау-җавап төрендә узуы, авыл җирлекләрен борчыган өстенлекле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелүе дә игътибарга лаек.

   Шунысы куанычлы, авыл җирлекләре елдан-ел үзгәреп тора. Юлларга, социаль әһәмияткә ия объектларга капиталь ремонт ясала. Әйтик, Алешкин-Саплык авыл җирлегендә үткән ел ике социаль мөһим объект: күпфукнцияле үзәк һәм фельдшер-акушерлык пункты сафка сафкан. Моңарчы да андый биналар җирлекнең башка авылларында үз ишекләрен ачып, халыкны куандырган. Быел исә Иске Дуван авылына күпфукнцияле үзәк булмасмы дип өметләнә авыл халкы,  шулай ук, Алешкин-Саплык авыл мәдәният йортына да төзекләндерү кирәклеге дә көн үзәгендә тора.

   Үзарасалым акчасына да күп эшләрнең авыл җирлекләрендә соңгы елларда башкарылганын әйтеп китү урынлы булыр. Әлеге мөмкинлектән быел да файдаланырга кирәклеген чакыралар җирлек башлыклары. Чөнки, халыктан җыелган 1 сум дүрт тапкыр дәүләттән әйләнеп кайта. “Программа 2014 елдан гамәлдә булып, авыл халкын аеруча юлсызлык газабыннан коткарды, яшәү шартларын күпкә җиңеләйтте”,- диюләре дә күз алдында.

   – 2016 елдан алып исәпләсәк, Алешкин-Саплык авыл җирлегенә генә  200 млн сумнан артык капитал кертемнәр булган.  Узган ел әлеге сумма 27 млн сум тәшкил иткән. Бу, әлбәттә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, республикабыз җитәкчелеге белән тормышка ашырылган эшләрнең нәтиҗәсе. Бер авыл җирлеге өчен күпме бу, азмы? Уйланырлык урын бар. Авыллардагы тормыш шартларын яхшырту өчен, билгеле, бик күп эшләнә,-дип билгеләп үтте районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин.

   Үз чиратында, Шакир Ягудин да, илебездәге бүгенге  катлаулы вәзгыятькә карамастан, ТР Президенты карары буенча республикада гамәлдәге барлык программалар дәвам итәчәген белдерде.

   Әлбәттә, тормыш бер урында гына тормый. Күп эшләнсә дә, проблемалар җитәрлек булып кала. Авылларны төзекләндерү алга таба да зур игътибар сорый. Әйтик, Иске Дуван авылындагы  зиратка ишелү куркынычы яный.  Кыргый этләр, олыгайган агачлар – һәр авылда да халыкны борчыган мәсьәләрнең берсе.

   Һәр авылның яшәешен, мәнфәгатен кайгыртып яшәгән, авыл җирлекләре башлыкларыннан тыш, кешеләре булуы да куандыра. Авыл җирлеге тормышында күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашкан, битараф булмаган кешеләргә олы рәхмәт сүзләре яңгырады җыеннарда. Кемдер зират коймасын, йортын төзекләндерүдә, кемдер авыл уртасында кое булдыруда ярдәм итсә, бүгенге көндә барлык халыкны ЛНР һәм ДНР территориясендәге хәлләр дә берләштерә.

   Иске Дуван авылында яшәүче Радик Гафуров хәрбиләребезгә шәхси  умарталыгыннан ярты тоннадан артык бал җибәргән. Умартачы Марат Исхаков белән шәхси эшмәкәр Виктор Марков, башка олы күңелле райондашларыбыз да шундый изге гамәлләр башкарган. Авыл җирлекләре башлыклары аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International