Чүпрәле районында 11нче сыйныф укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестиваль старт алды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

   Бүген, 20 декабрьдә, «Алтын» спорт комплексы базасында 11 сыйныф укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале старт алды. Фестивальдә 70 тән артык мәктәп укучысы катнашты.

   "Хезмәткә һәм оборонага әзер" кышкы фестивалендә катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, төрле яшь категорияләре өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының барлык нормативлары Россия спорт министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.

   - Шуны билгеләп үтәсем килә, соңгы елларда укучыларыбыз нормативларны тест режимында уңышлы үтәделәр. ГТОның "алтын" значогын алу өчен җиде нормативның барысын да уңай үтәргә кирә», - диде ул һәм барлык яшь спортчыларга ГТО нормативларын тапшыруда уңышлар теләде.

   ГТО буенча кышкы Фестивальне ачу тантанасында 2022 елда ТР «Хезмәткә һәм оборонага әзер» җәйге фестиваленең республика этабында 1 урын алган укучылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International