Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. 

   Утырыш барышында каралган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе булды. Янгын куркынычсызлыгы белгечләренең докладлары тыңланды. 

  Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, гамәлдәге РФ законнары нигезендә, мәгариф учреждениеләре, балалар һәм өлкәннәр күпләп була торган мәдәният объектларында янгынга каршы инструктажлар үткәрү, янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тапшыру оештырылды. Моннан тыш, пиротехник әйберләрне саклау һәм сату урыннарын ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Бу хакта утырышта Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлеге инспекторы Александр Мердеев хәбәр итте.

  Утырыш барышында балалар һәм өлкәннәр күпләп була торган барлык объектларда янгынга каршы режимны көчәйтү өчен өстәмә чаралар күрүне оештырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International