Бүген, 8 ноябрьдә, көзге чакырылыш компаниясе кысаларында беренче тантаналы озату чарасы узды.
Чүпрәледән беренчеләрдән булып армия сафларына Алешкин-Саплык авылыннан Владимир Юдин китте. Аны озатырга туганнары һәм якыннары, хакимият, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Озату, күркәм гадәт буенча, Петр Дементьев исемендәге паркта узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Чүпрәле егетләре батырлык һәм ихтыяр көче сыйфатларына ия булуын билгеләде. "Райондаш егетләребез һәрвакыт Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр. Бүгенге көндә дә командирлардан Рәхмәт сүзләре ишетеп торабыз. Владимир Валерьевич та әлеге юлны лаеклы дәвам итәр дип ышанабыз. Без һәм якыннары аның өчен һәрвакыт горурланырлык булсын. Хәерле юл!"- диде ул.
Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев, шулай ук, чик буе сугышчылары иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сөләйманов та хәер-фатиха сүзләре әйттеләр. Алар үзләре дә нәкъ көзге чорда чакырылганнарын сөйләделәр.
"Ноябрь ае иде. Мин дә моннан өч дистә ел элек хәрби комиссариатка килдем. Хезмәтемне Ерак Көнчыгышта башлаган идем, Әфганстанда тәмамларга туры килде. Ике ел хезмәт иттем. Хәрби хезмәт ир-атны рухи яктан ныгыта, туганнарыңның, якыннарының, дусларның кадерен, авыр минутларда гомернең никадәр кыйммәт булуын аңларга өйрәтә. Владимирга уңышлы хезмәт юлы, туган якларга исән-имин кайтырга насыйп булсын", - диде Альберт Сөләйманов.
Петр Артемьев та авылдашына хәерле юллар теләде. "Алфавитта да Алешкин-Саплык авыл җирлеге – беренче, көзге чакырылышта да безнең авылдан Владимир беренчеләрдән булып китә. Тормышта да һәрвакыт беренче булып кал", - диде ул.
Владимир Юдин Алешкин-Саплык авылында туып-үскән. Гаиләдә алар дүртәү, бердәнбер ир-бала булып – ул, тагын өч кыз туганы үсәләр. Мәктәптән соң Владимир райондагы тармак технологияләре техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач, армиягә китәргә теләк белдерә. "Һәр ир-ат Ватан алдындагы бурычын үтәгә, үз туган җиренең яклаучысы, саклаучысы булырга тиеш. Мин әлеге вазифамны үти алуым белән горурланам", - диде Владимир иңенә уралган сөлгеләрне кыз-туганнарына тапшырып.
Әйтергә кирәк, әлеге солдат озату йоласы авылларда әле дә булса сакланып килә. Әлеге сөлгеләрне армиягә китүченең өендә ул кайтканчы шул килеш саклыйлар.