«Наше время – Безнең заман»да Чүпрәленең эшләүче яшьләр командасы гомумкоманда зачетында 1 урынны яулады

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

   «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион фестивале тәмамланды. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында тормышка ашырыла.

   «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узган гала-концертта суперфинал нәтиҗәләре буенча иң яхшы коллективлар чыгыш ясады. Чара республиканың 30 шәһәре һәм районыннан 72 оешманың 700дән артык үзешчән артистларын берләштерде. Фестивальдә алар үзләренең сәләтләрен эстрада сәнгатендә – музыка һәм хореография  юнәлешләрендә, шулай ук «Дан минуты» номинациясендә күрсәттеләр.

   Нәтиҗәләр буенча, Чүпрәле районы эшләүче яшьләр командасы гомумкоманда зачетында 1 урынны яулады. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International