Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре, укучыларга өстәмә белем бирү һәм балаларны дәрестән тыш вакытта мәшгульлек турында "Кайнар линия" оештырыла

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

 2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» кайнар линия үткәрә.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсе гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.

  «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

  Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.

   Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International