Бүген, 21 сентябрьдә, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов алып барды.
Утырыш эшендә шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Абрамов, район прокуроры ярдәмчесе Владислав Раков, ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов, Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия составы катнашты. Утырышның көн тәртибенә Чүпрәле районы юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы алты мәсьәлә каралды.
Ахырда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов утырышка йомгак ясады. Ул көзге-кышкы чорда юл хәрәкәте куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясый торган чараларны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Юлларны һәм юл билгеләрен пычрактан чистартуны контрольдә тоту кирәклеген искә тошерде.