2022 елның 1 декабрендә Казан шәһәре МБУК «Тимер юлчылар мәдәният сарае» тарафыннан «НУР — 2022. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен» фестиваль (алга таба — Фестиваль) оештырыла.
Бу иҗади фестиваль 2020 елның сентябреннән бирле бара. Беренче фестивальдә Казан шәһәренең 30дан артык коллективы катнашты, 2022 елның мартында фестиваль үз чикләрен киңәйтә башлады һәм катнашуга гаризалар саны Татарстан Республикасының һәм якындагы төбәкләрнең 100дән артып киткән.
2022 елда мәдәният сарае коллективы Бөтенроссия Фестивален уздыру өчен «Татнефть» хәйрия фондына грант ярдәме алды.
Фестивальдә катнашучылар үзләренең сәләтләрен вокал, хореография (төрле жанрлар), нәфис сүз, музыкаль инструменталь сәнгать, Оригиналь жанр кебек юнәлешләрдә күрсәтәчәк.