Бу көнне республика буенча меңләгән актив яшәү рәвеше җанатарлары массакүләм йөгерешкә чыгачак. Спортчыларга һәм һәвәскәрләргә яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, 1-12 километр дистанцияләрдә көч сынашырга тәкъдим ителә.
17 октябрь, шимбә көнне, Иске Чүпрәледә дә «Милләт кроссы» узачак. Спорт сөючеләрне Сабантуй мәйданында көтеп калабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.