Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) «Гаилә архивын тапшырыгыз» дигән республика конкурсы үткәрә.
Әлеге конкурс Гаилә тарихы объективы аша яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү, патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә. Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары - катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
Конкурста җиңүчеләр өчен 20000 сум, 30000 сум һәм 500000 сум күләмендә акчалата премияләр каралган.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Конкурсның республика этабына документларны тапшыру чоры 2022 елның 14 октябрендә тәмамлана. Конкурта катнашырга соңга калмагыз!