11 сентябрьдән Татарстанда «Халык участок полиция хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының беренче этабы башланды, ул инде уникенче тапкыр уздырыла.
Конкурс гражданнарның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен арттыруга, аларның эшенә, хезмәт абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Беренче этапта илнең барлык шәһәрләреннән, районнарыннан һәм авылларыннан барлык участок полиция хезмәткәрләре катнаша. Катнашучыларның анкеталары ТР буенча ЭЭМ сайтында урнаштырылачак.
11-20 сентябрьдә Татарстанда яшәүчеләр лаеклы участок полиция хезмәткәре өчен онлайн тавыш бирә ала. 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр конкурсның төбәк этабы җиңүчесе сайланачак, ул Татарстанны төбәк этабында тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Конкурста Чүпрәле районыннан Алик Якупов һәм Айрат Җәләлов катнаша.