Чүпрәле районында укучылар һәм студентлар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» акциясе бара

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

   Чүпрәле районында мәктәп укучылары һәм тармак технологияләре техникумы студентлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага (ГТО) әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының акциясе бара.

   Акция 8 сентябрьдә старт алды һәм 2022 елның 16 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы акциясе барышында мәктәп укучылары ГТО нормативларын III баскыч нигезендә тапшырачаклар; ә Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында - V баскыч буенча тапшырачаклар.
   Акцияләр яшүсмерләр һәм яшьләрнең ГТО комплексына карата кызыксынуын үстерү, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнү максатыннан үткәрелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International