"Виват Шурави": Чүпрәле районында хәрби-патриотик Әфган җыры фестивале узды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

   2022 елның 9 сентябрендә Әфганстан ветераннар һәм инвалидлар берлеге ярдәмендә хәрби-патриотик Әфган җырының социаль-гуманитар фестивале кысаларында Иске Чүпрәле авылына Менделеевск шәһәреннән «Виват Шурави» иҗат төркеме килгән иде. Алар район мәдәният йортында «Танкистлар көне» нә багышланган концерт куйды. 

   Бу чарада Чүпрәле районының битараф булмаган халкы катнашты. Концерт барышында Россия армиясе солдатларына хәйрия ярдәме һәм төркемнең ДНР һәм ЛНР территориясенә сәяхәтен оештыру өчен акча җыю гамәлгә ашырылды. Анда бу төркем махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбыз алдында чыгыш ясаячак.

 Матди ярдәм күрсәткән – акча җыюда катнашкан - һәркемгә зур рәхмәт!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International